Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама табиблары ашыгыч ярдәмгә юл бирүче шоферларга рәхмәт белдерде

Видеоязманы алар социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Түбән Камада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре үзләренә юл биргән машина йөртүчеләргә рәхмәт белдерде. Мондый автосөючеләр төшерелгән видеоязманы алар социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Медицина хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, ике полосалы хәрәкәт юлларында машина җыелган очракта да, Түбән Кама юллары ашыгыч хезмәтләр машиналарын уздырып җибәрергә мөмкинлек бирә. 

«Шоферларга алга үтми генә, машинаны уңга-сулга алу да җитә, һәм ашыгыч ярдәм машинасы алар арасыннан бер тоткарлыксыз үтеп китә алачак. Ашыгыч ярдәм машиналарына юл биргән һәркемгә рәхмәт! Һәр ситуациядә кеше булып калу бик мөһим!» — дип билгеләп үтте медиклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев