Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама сулыкларында гадәттән тыш куркыныч дәрәҗәсе кертелде

Су коену сезоны башланганнан бирле Түбән Камада ике кеше батып үлгән инде.

Аномаль эсселек урнашу сәбәпле, Түбән Кама районы сулыкларында гадәттән тыш («кызыл») куркыныч дәрәҗәсе кертелде. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр халкына һәм кунакларга җиһазландырылган урыннарда гына су коенырга киңәш итәләр — бу Кызыл Чишмәдәге «Кама» пляжы һәм Кама Аланындагы «Мандарин» комлыгы.

Гражданнарга исерек хәлдә су коенуның катгый тыелган булуын да искәртәләр. Шулай ук ата-аналарны балаларын караусыз калдырмаска чакыралар.

Су коену сезоны башланганнан бирле Түбән Камада ике кеше батып үлгән инде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев