Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама су каналының җылылык челтәрләре «Татэнерго» җәмгыяте идарәсенә тапшырылачак

Бу хакта Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин хәбәр итте.

Эшлекле очрашулар нәтиҗәләре буенча Түбән Камадагы «ВК һәм ЭХ» АҖ җылылык челтәрләрен «Татэнерго» АҖ идарәсенә тапшыру турында килешү төзелде. Бу хакта Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, җылылык челтәре активларын бердәм оператор идарәсе астында туплау аларны эксплуатацияләү нәтиҗәлелеген шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Бу инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук инфраструктураны яңарту һәм модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларда катнашу өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак», — дип яза Рамил Муллин.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм «Татэнерго» АҖ генераль директоры Раузил Хаҗиевка Түбән Каманы җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә керткән өлеше һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Бу адым шәһәр халкын тотрыклы һәм сыйфатлы җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен нигез булачак», — дип нәтиҗә ясады Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев