Түбән Кама спорт һәм музыканы берләштерә: тамашачыны көрәш буенча турнир һәм концерт көтә
12 һәм 13 апрельдә Түбән Камадагы «Шинник» спорткомплексы спорт һәм мәдәни чаралар үзәгенә әвереләчәк.
Биредә бер үк вакытта батыр Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча XXXI республика турниры һәм җырчы Илһам Шакиров истәлегенә IV яшьләр турниры узачак. Мавыктыргыч ярышлардан тыш, тамашачыларны бай концерт программасы да көтә.
12 апрельдә «Шинник» сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Вил Усманов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин чыгыш ясый. 13 апрельдә аларга Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары Асылъяр, Алмас Хөсәенов, Зарина Хәсәншина, Булат Закиров, Миләүшә Миңнушина һәм Салават Шәфыйков кушылачак.
Теләге булган һәркем республиканың иң көчле көрәшчеләре өчен җан атып кына калмыйча, популяр артистларның бушлай концертыннан да ләззәт ала алачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев