Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама балалар бакчаларында юл иминлеге буенча дәресләр үткәрелә

Статистикага күз салсак, шәһәр урамнарында балалар катнашындагы аварияләр шактый арткан.

Бу хәлне булдырмый калу өчен без балалар бакчасыннан ук сабыйларга урамда, җәмәгать транспортында үз-үзләрен тоту күнекмәләренә өйрәтергә тиешбез. Ата-аналар еш кына ашыгалар, балалар белән булганда, нчар үрнәк күрсәтәләр — юлны дөрес үтмиләр яки тиешсез урыннардан чыгалар. Әгәр балаларны юл аша чыгарга балачактан өйрәтсәк, алар олы яшьтә дә шулай эшләячәк һәм балаларына да шуны сеңдерәчәк. 

Мәктәптә һәм балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләрен аңлату эшләре алып бару өстендә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Түбән Кама профилактика (җитәкчесе Илсөя Нурислам кызы Сафонова) зур эшләр башкара. Алар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында еш кына төрле очрашулар үткәрә, аңлату эшләре алып бара, төрле буклетлар чыгара. Шунысы сөенечле, оешма җитәкчесе Илсөя Сафонова беркайчан да буш кул белән йөрми, ул дәресләр үткәрергә күрсәтмә әсбаплар — плакатлар, дидактик материаллар бүләк итә. Хәзер бит фән-техника заманы, интерактив уку җиһазлары комплектлары балаларга уен аша юлларда үзеңне тота белү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. 

Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдән тыш һәр чәршәмбедә шәһәр балалар хастаханәсенең Перинаталь үзәкле консультатив-диагностика бүлегендә булачак әниләр һәм әтиләр өчен дәресләр үткәрелә, аларда «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белгечләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен төшендерәләр, сабыйларга утыргычлар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаталар, аларны ничек дөрес урнаштырырга һәм баланы анда ничек утыртырга икәнен дә күрсәтәләр. Әти-әниләрне борчыган сорауларга җавап бирәләр. 

Менә шулай, кулга-кул тотынышып, бердәм булып эшләгәндә, бәлки балаларны юлларда үзләрен дөрес тотарга өйрәтербез. Чөнки бала әле үзенең шаянлыгының нәтиҗәсен аңларлык хәлдә түгел, ә без инде шактый тәҗрибә туплаган һәм ел саен юлларда күпме бала гомере өзелгәнен яки имгәнгәнен укып, ишетеп торабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев