Түбән Кама рәссамнары «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсен тәкъдим итте
Күргәзмә махсус хәрби операция геройларына һәм катнашучыларына, шулай ук төрле тарихи чорларда Ватанны саклаган барлык кешеләргә багышланган.
Түбән Каманың комплекслы музеенда Ватанны саклаучылар елын тантаналы рәвештә җирле рәссамнарның «Алар Ватан өчен көрәштеләр» күргәзмәсе белән ачтылар. Күргәзмә махсус хәрби операция геройларына һәм катнашучыларына, шулай ук төрле тарихи чорларда Ватанны саклаган барлык кешеләргә багышланган.
Заман кичерешләрен һәм шатлыкларын чагылдырган картиналар ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт белән сугарылган.
Күргәзмәне ачу тантанасында тыл геройлары — алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итүче волонтерлар турында сөйләштеләр. Рәссам Илдус Мортазин үз хезмәтләре белән җиңүне якынайтучы волонтерлар Лариса Орлова, Владимир Матвеев, Александр Ребров, Римма Корбанова һәм Фидаил Зарипов портретларын тәкъдим итте.
МХО зонасындагы сугышчылар имзалары куелган флагны музейга тапшыру мизгеле беркемне дә битараф калдырмады. Лариса Орлова һәм сугышчан туганлык тапшырган флаг Ватанны саклаучыларның бердәмлеге, патриотизмы һәм каһарманлыгы билгесе булып тора һәм музейның кыйммәтле экспонатына әвереләчәк.
Фото: vk. com/museumnk_official
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев