Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районының Ширәмәт авылында гериатрия ярдәме үзәге оештырылачак

Гериатрия — геронтологиянең өлкән яшьтәге кешеләрнең авыруларын һәм аларны дәвалау ысулларын өйрәнә торган бүлеге.

Татарстан Республикасының Түбән Кама районындагы Ширәмәт участок хастаханәсе базасында гериатрия ярдәме үзәге булдырылачак.

Бу хакта туры эфир барышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин сөйләде.

«Без шундый авыр мәсьәләләрнең берсен хәл иттек, бу Ширәмәт участок хастаханәсе. Ул гериатрия ярдәме үзәге булачак. «Татнефть» (25 млн.сум) һәм республика (35 млн. сумга якын) ярдәме өчен рәхмәт. Быел хастаханәне ремонтлыйбыз», — диде район башлыгы.

Ширәмәт хастаханәсе авыл халкыннан тыш, якындагы 30 торак пунктта яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Бу якынча 5 мең кеше.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев