Түбән Кама районыннан Донбасска зур күләмле гуманитар йөк җибәрелде
Йөк машиналарында — 60 тонна ярдәм.
Бу атнада Түбән Кама районыннан Донбасска зур күләмле гуманитар йөк җибәрелде. Ярдәм Татарстанның шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә дип тупланган.
«Бүген без, «Бердәм Россия» белән берлектә, өч машина белән 60 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрәбез. Ул шефлыкка алынган шәһәрләрдә яшәүчеләргә һәм сугышчыларыбызга дип әзерләнгән. Бу юнәлештә эшләү бик мөһим. Егетләребез бу ярдәмне бик көтеп ала. Махсус операция башланганнан бирле безнең түбәнкамалылар, олысы да, кечесе дә, бер гаилә булып оешып, булдыра алганча фронтка ярдәм итәргә тырыша. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки якты киләчәгебез, илебезнең иминлеге хәрбиләребезнең тырышлыгына һәм батырлыкларына бәйле», — диде гуманитар йөкне озатырга килгән Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев.
Гумарнитар йөкнең зур өлешен төзелеш материаллары тәшкил итә. Чөнки җимерелеп беткән шәһәрләрнең инфраструктурасын торгызу өчен күп көч китәчәк. Профнастил, гипсокартон, цемент, җылылыкны саклаучы материаллар һәм башка бик күп төзелеш әйберләре бер-бер артлы "фура«га җайлап урнаштырдылар. Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина сүзләре буенча, хәзерге вакытта Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең балаларга белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә, ягъни мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яңа уку елына әзерлек эшләре алып бара. Аларның соравы буенча да кирәкле товарларны туплап җибәрергә тырышканнар.
Түбән Кама шәһәре һәм районыннан фронтка барлыгы өч зур йөк машинасы төялде. Хәрбиләребезгә шулай ук төзелеш өчен кирәк-яраклар, машиналар, тактик аптечкалар, эчке кием, көнкүрештә кирәкле хуҗалык товарлары, эчә торган су, баллы тәм-томнар әзерләнгән. «Без мөмкин булганча хәрбиләребезнең мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндерергә тырыштык. Бу юлы зур күләмдә төзелеш өчен материаллар, генераторлар, бензопычкылар, башка төрле өстәмә җайланмалар, эш кораллары, ачкычлар, перчаткалар, дымлы тастымаллар туплап җибәрдек. Барысы да җитәрлек булсын дип тырыштык», — ди Түбән Камада гуманитар ярдәмне формалаштыру буенча проект координаторы Николай Колосов.
Җыелган гуманитар йөкне төяү берничә сәгать дәвам итте. Волонтерлар барлык товарларны ипләп, фронт сызыгына бөтен килеш барып җитәрлек итеп урнаштыра бардылар. Гуманитар ярдәмне туплауга меценатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, шәһәр җитәкчелеге, түбәнкамалылар, сугышчыларның туганнары үз өлешләрен кертте. Әнә шулай итеп, күмәк көч белән, алар фронт сызыгында булган егетләребезгә тылда ныклы терәк булуны күрсәттеләр.
Атна башында бөтен республикадан җыелган гуманитар колонна Казаннан Донбасска юл алды. Аның составында барлыгы 19 «фура» иде. Татарстанның 12 муниципаль районыннан җыелган гомуми йөкнең күләме 300 тоннага җиткән. Машиналарны озатуда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул шулай ук Түбән Кама егете, МХОда булып кайткан сугышчы Артур Барабанов белән дә аралашты.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев