Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында үзара салым программасы күләме берничә ел эчендә 2 тапкырга арткан

Бу хакта авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

2023 елда Түбән Кама районы авылларында үзара салым программасы буенча 7,7 млн сум акча җыелган. Бу суммага Татарстан бюджетыннан 30,7 млн сум өстәп бирелгән. Шулай итеп, гомуми сумма 38,4 млн сумга җиткән, бу 2021 елга караганда 2 тапкыр күбрәк.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

Взнослар күләме бер кешедән 500 сумнан 30 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Җыелган акчага Түбән Кама муниципаль районының 17 торак пунктында юллар ремонтланды (7,3 км), Түбән Чаллы авылында күпер төзекләндерелде.

Трудовой, Троицкий поселокларында, Благодатное, Үчкә авылларында, Каенлы, Ширәмәт авылларында 2,3 км тузган торбалар алыштырылган, Кушай авылында тирән насос урнаштырылган.

Шулай ук үзара салым программасы буенча Тавель авылындагы зират өчен вагон сатып алынган, ә Камский бистәсендә спорт-уен мәйданчыгы урнаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев