Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында трасса төзелеше вакытында җимерелгән юлларны ремонтлау планлаштырыла

Хәзер белгечләр ревизия үткәрә һәм федераль трасса төзелеше барышында тузган муниципаль юлларның озынлыгын исәпли.

Түбән Кама районында әйләнеч трасса төзегәндә зыян күргән юлларны ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта хакимиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Район башлыгы Рамил Муллин зур габаритлы төзелеш техникасы йөргән трассага тоташкан юлларны карады: бу — Ширәмәт, Сарсаз-Бли, Иштирәк, Шәнгәлче авыллары юллары. Рамил Муллин сөйләвенчә, бүгенге көндә Транспорт министрлыгы белән әлеге юлларны ремонт программасына кертү мәсьәләсе карала.

«М-7 тапшырылганнан соң безнең торак пунктлар арасында юллар яхшы хәлдә булырга тиеш», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы.

Хәзер белгечләр ревизия үткәрә һәм федераль трасса төзелеше барышында тузган муниципаль юлларның озынлыгын исәпли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев