Түбән Кама районында төбәк юлларының ике участогы төзекләндерелде
Бу эшләрне гамәлгә ашыруга төбәк бюджетыннан 87 миллион сумнан артык акча бирелгән.
Түбән Кама районында ике мөһим транспорт артериясен төзекләндерү эшләрен төгәлләделәр.
Проект кысаларында Чаллы — Зәй — Әлмәт трассасында 204 метр юл өслеге, шулай ук Чистай — Түбән Кама автомобиль юлының 2 километры ремонтланган.
Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, бу эшләрне гамәлгә ашыруга төбәк бюджетыннан 87 миллион сумнан артык акча бирелгән.
Фото: t.me/moynizhnekamsk
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев