Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Тиздән бу машиналарның барысы да басуларга эшкә китәчәк.

Түбән Камада язгы кыр эшләре алдыннан традицион техника смотры узды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре кергән комиссия Ширәмәт авылында булды.

Әзерлекне тикшерүнең соңгысын авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре үткәрде. Тиздән бу машиналарның барысы да басуларга эшкә китәчәк. Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, эш күләме һәрвакыттагыча зур булачак.

«40 мең гектарны авыл хуҗалыгы культуралары алып тора, шуларның 21 меңе — бөртекле, 14 меңе азык культуралары», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев