Түбән Кама районында Шәңгәлче авылына кадәр юлны төзекләндерделәр
Бу хакта үзенең телеграмм-каналында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин хәбәр итте.

Түбән Кама районында Олы Афанас авылы янындагы боҗрадан Шәңгәлче авылына кадәр юл ремонты төгәлләнде.
Бу хакта үзенең телеграмм-каналында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, ремонт Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап үтеп, М-7 Идел автомобиль юлын төзегәндә кулланылган терәк юлларны торгызу программасы кысаларында башкарылган.
Шулай ук Айдар Метшин ремонт нәтиҗәсен күрсәтеп, бу юл буенча сәфәр видеосын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев