Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында Р-239 автоюлын ремонтлау эшләре төгәлләнде

Татарстанда 23 км федераль автомобиль юллары яңартылган.

«Волга-Вятскуправтодор» ФКУ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Алабуга районында М-7 «Волга» трассасының 12 километрлы участогында, шулай ук Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында Р-239 автоюлы участокларында саклау катламнарын урнаштыру эшләре тәмамланган.

Эш барышында белгечләр юлның тигезлеген торгызу һәм автомобиль тәгәрмәчләре белән тоташу коэффициентын арттыру өчен асфальт-бетон катнашмасыннан япма җәяләр.

Моннан тыш, барлык участокларда да юл кырыйларын тигезләп, горизонталь юл билгеләре ясалган.

Өстәмә рәвештә билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Татарстанда барлыгы 40,5 км федераль автомобиль юлын яңарту планлаштырыла.

Фото: «Волга-Вятскуправтодор» ФКУның матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев