Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында Президенты сайлауларында тавыш бирү өчен 117 сайлау участогы эшләячәк

Аларның 82се шәһәрдә, 33е районда.

Түбән Кама муниципаль районында Россия Президенты сайлауларында тавыш бирү өчен 117 сайлау участогы эшләячәк. 

Бу хакта Түбән Кама ТИК рәисе Андрей Бликин хәбәр итте. «Аларның 82се шәһәрдә, 33е районда. Тагын 2 комиссия хастаханәдә дәваланучы сайлаучылар өчен вакытлыча оештырылган», — диде ул чыгышында. Сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә Үзәк сайлау комиссиясенең 1209 әгъзасы җәлеп ителгән: 957 шәһәрдә, 252 районда, 202 кеше резервка алынган. 

Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирү 15-17 март көннәрендә иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр узачак. Андрей Бликин әйтүенчә, 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр «мобиль сайлаучы» исемлегенә кертү турында гаризалар кабул ителгән. КФҮ, ТИК һәм УИК аша 213 гариза бирелгән. Җитди сәбәпләр булган гражданнарны беркетелгән участоклардан башка урыннарда тавыш бирү өчен дә гаризалар кабул ителгән. 

Табибларга күренергә мөмкин
Түбән Кама муниципаль районы советы аппараты җитәкчесе Алина Хәбибуллина үз чыгышында сайлау барышында узачак чаралар белән таныштырды. Сайлау участокларында «сәламәтлек нокталары» урнаштырыла, анда кардиолог, хирург, педиатр кабул итәчәк, күчмә флюорограф эшләячәк. 

Шәһәрнең иҗади коллективлары участокларда чыгыш ясап, сайлаучыларның күңелен күрәчәк, интерактив һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук осталык дәресләре оештырылачак. Волейбол, бадминтон, шахмат, стритбол буенча уеннар, «күңелле стартлар» оештыру күздә тотыла, китап күргәзмәләре дә була. 

«Май чабу» — күңелле бәйрәм 
17 март — ял көнендә участокларда «Май чабу» — Масленица билгеләп үтеләчәк. Теләге булган һәркем күңел ачуларда катнаша һәм коймак белән сыйлана алачак. Шулай ук тавыш бирү көннәрендә шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшләячәк. 

Чаңгы сезоны ябыла 
17 мартта «Батыр» да чаңгы сезоны ябылачак. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучы сайлаучыларга чаңгы, тимераяк прокатыннан бушлай файдалану яки шәһәр һәм район спорт мәктәпләрендә тренажер залларына бер тапкыр йөрү мөмкинлеге бирелә. Беренче тапкыр тавыш бирәчәк яшь сайлаучыларга театрларга, кинога, спорт комплексларына һәм төнге клубка билетлар өләшенәчәк.

Автомобиль уйнатыла 
Сайлау яшендә булган бар гаилә әгъзалары белән тавыш бирергә килгән түбәнкамалылар һәм райондашлар республика фотоконкурсында катнаша алачак. Моның өчен 15-17 март көннәрендә сайлау участогында #ВсейСемьей-наВыборы дип аталган беләзек киеп, Гаилә фотосы ясарга һәм аны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ВсейсемьейнаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән бергә куярга кирәк. 15-17 март көннәрендә көн саен шушы акциядә катнашучылар арасында «Лада Веста» автомобиле уйнатылачак.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев