Түбән Кама районында окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс үтте
Чара барышында 100 дән артык шәм ясалган.

Сухрау авылы китапханәсендә махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды. Бу хакта Түбән Кама районы китапханә системасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл егетләре һәм кызлары катнашкан. Мастер-класс алдыннан аларга хәрбиләр өчен шундый шәмнәрнең кыр шартларында җылыту һәм ризык әзерләү өчен кирәк булуы турында сөйләделәр.
Китапханәдә эш өчен кирәкле материал: тимер банкалар һәм картон әзерләнгән. Балаларны этаплап шәм ясау белән таныштырдылар, мондый шәмне дөрес ясау ысулын күрсәткәннәр. Чара барышында 100 дән артык шәм ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев