Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру эшләре башланды

Эшләр 9 325 гектарда башкарылачак.

Түбән Кама районында күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә.

Быел район буенча барлыгы 9 325 гектарда күпьеллык үләннәрне һәм тугыз мең гектарда көзге культураларны тукландырырга кирәк.

«Яз көне үсемлекләргә ашлама кертү — авыл хуҗалыгы культурасының иммунитетын формалаштыручы мөһим этап. Кертелгән ашламалар авырулар барлыкка килү куркынычын булдырмаска, үсемлекнең сәламәтлеген ныгытырга, шулай ук уңышны арттырырга ярдәм итә», — дип ассызыклады Нигъмәтҗанов.

Фото: социаль челтәрләр

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X