Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән

Бу хакта авыл җирлеге башлыгы сөйләде.

Түбән Кама районы Майскогорское авыл җирлегендә күп балалы гаиләләргә 1700дән артык җир кишәрлеге бирелгән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Артем Морозов узган Түбән Кама шәһәр Советының хисап сессияләрендә сөйләде, дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми сайтында.

Анда ТР Премьер-министры урынбасары — ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Артем Морозов үз докладында авыл җирлегенең алга таба үсеш перспективасы барлыгын билгеләп үтте. Бу Түбән Камага чагыштырмача якын булу, шәхси торак төзелеше өчен хезмәт инфраструктурасы объектлары һәм буш җирләр булу, шулай ук икенчел торакның түбән бәясе кебек факторлар.

Майскогорский авыл җирлеге составына 3 торак пункт керә, административ үзәге булып Трудовой поселогы тора. Анда 585 кеше яши. Артем Морозов сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда биредә халык саны 3 процентка арткан.

Поселок территориясендә төп гомуми белем бирү мәктәбе, анда 44 укучы белем ала, 18 бала тәрбияләнә торган балалар бакчасы, узган елда капиталь ремонтланган фельдшер-акушерлык пункты, 300 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, 2 кибет, православие һәм мөселман мәхәлләсе эшли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев