Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында китапханәче Пушкинның татар телендә китабын тапкан

Китап 1954 елда чыккан.

Түбән Кама районының Благодатная авыл китапханәсе Александр Пушкин елын бәйрәм итүгә кушылды. Бу хакта Түбән Кама үзәк китапханә системасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Благодатная авылында бөек рус шагыйренә багышланган китап күргәзмәсе оештырырга карар итәләр. Китапханәче, күргәзмә өчен китаплар сайлаганда, 1954 елда татар телендә басылган «А. С. Пушкин» китабына тап була.

Ачыкланганча, бу китап китапханә белән бер яшьтә булып чыга. Ул әлеге мәдәни учреждениенең тарихы һәм үсеше символына әверелә.

«Благодатная авылы китапханәсе үзенең 70 еллыгын 2024 елда билгеләп үтәргә әзерләнә. Бу авыл халкы өчен мөһим вакыйга, анда китапханә мәдәни үзәк кенә түгел, ул белем һәм фантазия дөньясына сәяхәт урыны да булып тора», — дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

Фото: Благодатная авыл китапханәсе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев