Түбән Кама районында Җиңүнең 80 еллыгына һәйкәлләрне төзекләндерәләр
Бу максатларга 11,6 миллион сум тотылачак.
Түбән Кама районының авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан һәйкәлләрне ремонтлау һәм аларның территорияләрен төзекләндерү буенча актив эш алып барыла.
Проектның гомуми бәясе 11,6 млн сум дип бәяләнә. Акчаларның бер өлеше инде тотылган, дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.
Хәзерге вакытта районда 42 һәйкәл бар, аларның 34е канәгатьләнерлек хәлдә, алтысы инде ремонтланган. Калган икесен төзекләндерү 9 майга кадәр төгәлләнәчәк. Финанслау гражданнарның үзара салым акчаларыннан, җирлекләр бюджетыннан һәм иганәчелек ярдәменнән башкарыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев