Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында ике амбулатория капиталь ремонтлана

Амбулаторияләрне ачу июнь аена планлаштырылган.

Түбән Кама районында беренчел звеноны модернизацияләү республика программасы буенча Кызыл Чишмә һәм Олы Афанасовода табиб амбулаторияләренә капиталь ремонт үткәрелә.

Медицина учреждениеләренең биналарын, коммуникацияләрен, керү төркемнәрен яңартуга якынча 12 млн сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Амбулаторияләрдә аз хәрәкәтләнүче пациентлар өчен шартлар тудырылачак, уңайлы мохит оештыру буенча эшләр алып барыла, белгечләр ишек уемнарын киңәйтәчәк, алар өчен җайлаштырылган бәдрәф бүлмәләре барлыкка киләчәк.

Амбулаторияләрне ачу июнь аена планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев