Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында янгыннарны кисәтү максатыннан рейдлар оештырыла

Барлыгы 30 кешедән торган җиде төркем оештырылды.

Янгын куркынычы чоры башлану сәбәпле һәм 17 апрельдән Түбән Кама районында янгынга каршы махсус режим үз көченә керү сәбәпле, янгын сүндерүчеләр профилактик рейдлар үткәрә.

Барлыгы 30 кешедән торган җиде төркем оештырылды. Аларга янгын сүндерүчеләрдән тыш, эчке эшләр органнары, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре керде, дип хәбәр ителә Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе сайтында.

Рейд барышында инспекторлар гражданнарга приборларны, мичләрне төзек хәлдә тотарга һәм аларны эксплуатацияләгәндә саклык чараларын үтәргә, аларны күзәтүне балаларга йөкләмәскә һәм балаларның ут белән шаяртуын катгый рәвештә туктатырга киңәшләр бирәләр.

Торак йортның, дача участогының һәр хуҗасына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, гражданнар һәрвакыт янгын куркынычсызлыгы чараларын истә тотсын һәм үтәсен өчен, махсус брошюралар тарата.

Ел башыннан Түбән Кама муниципаль районында 49 янгын чыккан, аларда ике кеше һәлак булган. Соңгы вакытта коры үлән яну күбрәк булды. Шуңа бәйле рәвештә, хуҗасыз участоклар калмасын өчен, территорияләргә тулы ревизия ясала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев