Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Проектның бәясе 10 млн сумнан артык тәшкил итте.

Түбән Кама районының Югары Уратма авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул якынча 500 кешегә уңайлы шартларда медицина ярдәме күрсәтә алачак.

ФАП бинасы яңа ел алдыннан эшли башлаган иде инде. Мөдир Елена Волкова әйтүенчә, хәзер монда эшләве — үзе бер ләззәт. Җитмәсә, яңа җиһазлар да бар.

Тантанада мөхтәрәм кунаклар арасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да бар иде. Ул фельдшерлар белән аралашты, беренче эш итеп ФАПның дарулар белән тәэмин ителүен белде.

Түбән Кама районындагы күпләр кебек үк бу ФАП даруханә кебек тә эшләячәк. Модульле корпус «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелде. Проектның бәясе 10 млн сумнан артык тәшкил итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев