Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында ел башыннан корылык һәм чүп-чар белән бәйле 77 янгын чыккан

Янгыннарның гомуми мәйданы 2,4 гектар тәшкил итә.

Түбән Кама районында коры үлән, чүп-чар януның 77 очрагы теркәлгән. Бу — ел башыннан теркәлгән очраклар. Янгыннарның гомуми мәйданы 2,4 гектар тәшкил итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин белдерүенчә, бу — республикада иң зур күрсәткеч.

Әлмәт, Тукай районнарында, Чаллыда һәм Казанда да шундый янгыннар күп булган.

Түбән Камада иң зур ландшафт янгыны булды — ул вакытта ут 1,5 гектарны каплады, дип билгеләп үтте Трущин.

Узган атнада Түбән Камада район территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча киңәшмә узды. ТКМР башлыгы Рамил Муллин төзелешләрдән азат территорияләрне ревизияләүне һәм кипкән үләнне күзәтү асытнда яндыру эшен тәэмин итүне йөкләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев