Түбән Кама районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 22 ветеран яши
Барлыгы районнан 7 833 кеше (барлык халыкның 17%) фронтка чакырыла һәм мобилизацияләнә.
Бөек Ватан сугышы башланганнан бирле Түбән Кама районы (элек Ширәмәт) территориясеннән 7 833 кеше (барлык халыкның 17%) фронтка чакырыла һәм мобилизацияләнә.
Аларның һәр дүртенчесе — 1 884 кеше хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә, алардан 908 кешегә ике һәм аннан да күбрәк бүләк тапшырылган. Сугыш кырларында 4885 кеше (60% тан артык) һәлак була, һәм бары тик 2010 фронтовик кына өенә әйләнеп кайта.
Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Түбән Кама халкы арасында 5 Советлар Союзы Герое һәм өч дәрәҗә Дан орденының 5 кавалеры бар. Аларның исемнәре якташлары истәлегендә мәңге саклана. Түбән Камада урамнарга Геройлар исеме бирелгән, мемориаль такталар һәм обелисклар урнаштырылган. Сугышка 173 хатын-кыз чакырыла, 14е һәлак була һәм 8е хәбәрсез югала.
Бүгенге көндә Түбән Кама районында 22 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев