Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында балалар сәламәтләндерү лагерьларын кабул итү башлана

Быел Түбән Камада балалар өчен 4 лагерь эшләячәк.

Түбән Кама районында 27 майдан балалар сәламәтләндерү лагерьларын кабул итү башлана. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов сөйләде.

Быел Түбән Камада балалар өчен 4 лагерь эшләячәк. Бу «Кама Артегы», «Таң», «Яшьлек» һәм «Чайка» сәламәтләндерү лагерьлары.

«Лагерьларны вакытында эшләтеп җибәрү буенча барлык чаралар күрелде һәм куркынычсыз шартлар тудырылды», — дип билгеләп үтте Фәрит Шәяхмәтов.

Моннан тыш, җитәкче 2024 елда Түбән Кама районында дүрт стационар лагерь, биш палаткалы, 18 хезмәт һәм ял лагере, шулай ук 21 мәктәп яны лагеры эшләячәген сөйләде.

Аларда җәй дәвамында 11 меңнән артык бала ял итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев