Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында әлегә талпан энцефалиты очраклары теркәлмәгән

Быел талпан активлыгы сезоны аномаль җылы яз аркасында иртәрәк башланды.

Табиблар сөйләвенчә, талпан кадалудан зыян күрүчеләр саны 10 тапкыр арткан, быел — 146 очрак. Аларның барысы да янәшәдәге урманнарда, болыннарда һәм дача массивларында теркәлгән.

Түбән Камада җәмәгать урыннары бу бөҗәкләргә каршы эшкәртелгән. Түбән Кама районы территориясендә талпан энцефалиты һәм боррелиоз очраклары теркәлмәгән.

«Торак пункт эчендә һәм шәһәр җирлеге территориясендә нинди урыннарда талпаннар булуы турында мәгълүмат җыябыз һәм өстәмә рәвештә бу территорияләр эшкәртелсен өчен күрсәтмәләр бирәбез», — дип аңлатты Роспотребнадзорның ТР буенча Түбән Кама муниципаль раойны территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев