Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районында 200гә якын зур йөк машинасы шоферлары ризык белән тәэмин ителде

Бу эштә шәһәрнең битараф булмаган эшмәкәрләре ярдәм итә.

Түбән Кама районындагы юлларда 19 гыйнварда көн ахырына ике йөзгә якын зур йөк машинасы тукталырга мәҗбүр булган. Һава торышы начар булу сәбәпле, шоферларга үз машиналарында йокларга туры килә.

«Буран» операциясе дәвамында Түбән Кама администрациясе аларны азык-төлек һәм су белән тәэмин итәргә карар кыла, ә бу эштә шәһәрнең битараф булмаган эшмәкәрләре ярдәм итә.

«Ярдәм өчен берләшкән һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәмгә ашыккан һәркемгә рәхмәт!» — дип рәхмәт белдерде аларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев