Түбән Кама районында 174 кеше ФАП ачылуын көтә
Яңа ФАП барлык нормаларга һәм таләпләргә туры киләчәк
Түбән Кама районының Кулмакса авылында яшәүче 174 кеше модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамлануын көтә.
Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы буенча сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта модуль конструкция җыелган. Эшчеләр бинаның нигезен бетон белән тутырырга әзерли, ә аннан соң бизәү эшләренә керешәчәкләр. Төзелешкә 8,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Яңа ФАП барлык нормаларга һәм таләпләргә туры киләчәк: анда процедура кабинеты, халыкны кабул итү кабинеты, санитар бүлмә каралган.
ФАПка беркетелгән 174 кешенең 7се балалар булуы билгеле.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев