Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Түбән Кама районы халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале — безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме.

Түбән Кама районы башлыгының матбугат сәркатибе Яна Комарова-Енькова дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде:

«Дәүләт төркеме (госпаблик) — билгеле бер структуралар һәм ведомстволар алып барган социаль челтәрләрдәге битләрнең шартлы билгеләмәсе. Хәзер, интернет киңлегенең үсеше алга барган саен, безнең һәрберебез яңа чынбарлыкка яраклашырга һәм шәһәр халкы белән даими элемтәдә булырга тиешлеге ачык күренә. Һәм мондый аралашу күзгә-күз очрашып сөйләшүгә караганда тизрәк тә, нәтиҗәлерәк тә. Әлбәттә, бу үзара бәйләнеш бүген дә, кичә генә дә башланмады, һәр ведомствоның инде күптән үз төркеме яки төрле мәйданчыкларда берничә төркеме бар. Яңалык шунда ки, әлеге аккаунтларның һәрберсе хәзер дәүләт хезмәтләрендә тикшерү һәм теркәлү узган. Димәк, «госпаблик» билгесе булган барлык төркемнәр дә иң беренче һәм иң ышанычлы мәгълүмат чыганаклары. Мәсәлән, Түбән Камада бу «Нижнекамск» һәм «Түбән Кама» төркемнәре. Монда матбугат хезмәте безнең шәһәр турында бөтен мәгълүматны оператив рәвештә урнаштыра һәм халык белән элемтәдә тора. Проблеманы хәл итү өчен төрле бүлекчәләр белән тиз элемтәгә керү кайвакыт бик мөһим була. Ә без бу очракта шәһәр халкын һәм теләсә кайсы юнәлеш буенча шәһәр җитәкчеләрен тоташтыручы күпер ролен үтибез».

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев