Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы сулыкларындагы боз калынлыгы куркынычсыз дәрәҗәгә җитмәгән

Кешеләр өчен куркынычсыз булган бозның калынлыгы норма буенча 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

Түбән Кама сулыкларында әле тотрыклы боз катламы формалашмаган, аның калынлыгы куркынычсыз дәрәҗәгә җитмәгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе. Мәгълүмат беренче декабрьгә алынган.

Кызыл Чишмә бистәсе районында Камада бозның калынлыгы 1-2 сантиметр тәшкил итә, Кама Аланында һәм Березовая Гривада бозның катып бетмәгән урыннары бар.

Башка сулыкларда бозның калынлыгы:

  • Кызыл Чишмә, "Каракүл (Пионер) күле — 35 см.
  • Иске Чишмә авылы, Чишмә елгасы — 2-4 см.
  • Зур Афанасово авылы, Зәй елгасы — 1-3 см.

Кешеләр өчен куркынычсыз булган бозның калынлыгы норма буенча 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев