Түбән Кама районы Ширәмәт авылында ремонттан соң поликлиника ачылды
Төзекләндерү эшләре илкүләм проект кысаларында башкарылды.
Түбән Кама районында капиталь ремонттан соң Ширәмәт участок хастаханәсе поликлиникасы ачылды.
Пациентларны гомуми практика табиблары, педиатр, гинеколог һәм стоматолог кабул итә. Шулай ук көндезге стационар да бар.
Хастаханәнең икенче катында да ремонт тәмамланган диярлек, анда гериатрия бүлеге булачак.
«Демография» илкүләм проекты буенча башкарылган капиталь ремонт кысаларында хастаханәдә бик зур эш башкарылган: яңа тәрәзәләр куелган, идәннәр яңартылган, стеналар буялган, су белән тәэмин итү, җылыту, ут, электр, вентиляция һәм янгын сигнализациясе җайга салынган.
Барлык мебель һәм медицина җиһазлары алыштырылган, дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев