Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы лагерьларын комиссия тикшерде

Быел җәен 11 меңнән артык бала Түбән Кама районы лагерьларында ял итәчәк.

 Түбән Кама башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Фәрит Шәяхмәтов җитәкчеләрнең «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шул хакта сөйләде. 

Аның әйтүенчә, 2024 елның җәйге каникулларында балаларның сыйфатлы ял итүләре өчен барлык чаралар да каралган. Шулай итеп, Түбән Кама районында: 29 нчы мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары (аның 19ы — шәһәрдә, 10сы — авыл җирлекләрендә) эшләячәк; дүрт стационар лагерь (моңа"Заря" сәламәтләндерү-ял итү лагере, «Камский Артек» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял итү һәм мәшгульлек оештыру үзәге, «Чайка» сәламәтләндерү лагере, «Юность» сәламәтләндерү лагере керә); биш палаткалы лагерь (шуларның берсе — Кама Аланында урнашкан «Зарница» лагере). 

Шул ук вакытта, авыр тормыш хәлендә калган балаларга, шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балаларга аерым игътибар бирелә. Андыйлар өчен «Камский Артек» һәм «Заря» лагерьларына 200 юллама, шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен 55 юллама, «Балкыш» приюты балалары өчен 45 юллама бүлеп бирелгән. Балалар белән эшләү өчен әйдаманнар педагогик белем бирү учреждениеләре студентлары арасыннан алына. 

Ял итү сезоны башланыр алдыннан балалар лагерьларын махсус комиссия карап чыкты. Беренче итеп тикшерүне «Кама Артегы» узды. Быел анда биш смена үткәрү планлаштырыла икән, нәтиҗәдә ике меңнән артык бала ял итәчәк. Лагерь директоры Марианна Дитко сөйләүенчә, алар җәйге сезонга яхшы әзерләнгәннәр: биналарда җиңелчә ремонт ясалган (фасадны ремонтлаганнар), су белән тәэмин итү системасына реконструкция ясаганнар, территорияне җыештырганнар. «Планлаштырганча, беренче сменага 1 июннән 327 бала киләчәк. Безнең лагерь территориясендә барлык куркынычсызлык чаралары каралган. Ике шәфкать туташы, бер табиб-педиатр бар», — дип төгәлләде сүзен лагерь директоры. 

Лагерьның җәйге сезонга әзерлекне бәяләүче комиссия составына төрле структуралар һәм ведомстволар белгечләре керә: гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, «Росгвардия», полиция, «Роспотребнадзор». Көч структуралары хезмәткәрләре коймаларның бөтенлеген, куркыныч төймәсенең, хәбәр итү системаларының эш сыйфатын тикшерделәр, эвакуация юлларын карап чыктылар, биналардагы янгын сүндерү җиһазларын (огнетушитель) җентекләп тикшерделәр, сакчылар белән таныштылар. 

«Роспотребнадзор» хезмәткәрләре исә корпусларның һәм башка биналарның техник торышын тикшерде. Шулай да кимчелекләр табылды. «Кайбер урыннарда обойлар ябыштырырга кирәк, кайдадыр сүндергечләр тирәсендәге стенаны буярга кушылды, кайдадыр линолеум җәяргә һәм тузанны сөртергә киңәш бирелде, кайбер япмаларны да алыштырырга кирәк булачак», — дип билгеләп үтте «Роспотребнадзор» башлыгы урынбасары Лилия Нестерева. Лагерь директоры барысы да вакытында төзәтеләчәк, дип вәгъдә бирде. Шул ук көнне белгечләр тагын өч лагерьны: «Заря», «Юность» һәм «Чайка» ны да карап чыктылар.

Ландыш Сәярова
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев