Түбән Кама районы икътисади үсеш буенча Татарстан лидерлары бишлегенә керде
Бу һәм башка мәсьәләләр турында Түбән Кама мэриясендә атналык планеркада фикер алыштылар.
Социаль-икътисади үсешнең төп күрсәткечләре буенча Түбән Кама районы тотрыклы рәвештә Татарстан лидерлары бишлегенә керә. 2025 елның 9 аенда төп капиталга инвестицияләр 115 млрд сумга җиткән. Бу һәм башка мәсьәләләр турында Түбән Кама мэриясендә атналык планеркада фикер алыштылар.
Ул эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котлаудан башланды, Полиция көне ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шәһәр мэры Радмир Беляев шулай ук «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында катнашкан Түбән Кама командасына рәхмәт белдерде.
Түбән Кама вәкилләре 12 медаль алды: 5 алтын, 2 көмеш һәм 5 бронза. Район башлыгы шулай ук Түбән Камада МХОда катнашучыларны, аларның якыннарын һәм волонтерларны берләштерү максатында «Героям памяти равны» беренче иҗади конкурс уздырылуы турында хәбәр итте.
«Катнашучылар өчен без сигез номинация әзерләдек. Түбәнкамалылар хореография, театр һәм вокал сәнгатендә үз сәләтләрен күрсәтә, патриотик темага видеоклип тәкъдим итә һәм махсус операция геройларына багышланган автор шигырен укый алачак», — дип сөйләде шәһәр мэры.
«Эшлекле дүшәмбе»дә районның социаль-икътисади үсешенә дә тукталдылар. Районда эре инвестиция инициативаларын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам итә. Бу шулай ук эш урыннары санын арттыруга ярдәм итә.
«Бизнесны, бигрәк тә кече һәм урта бизнесны үстерү өчен әзер инфраструктура булдыруның мөһимлеген аңлап, без сәнәгать парклары челтәрен актив үстерәбез. Район территориясендә аккредитация узган җиде сәнәгать паркы уңышлы эшләп килә: «Түбән Кама», «Пионер», «Кама Аланы», «КПД», «Кама аръягы», «Кампласт», «Индустриальный». Аларда барлыгы 38 резидент урнашкан, 1 400 эш урыны булдырылган, инвестицияләр күләме 5 млрд сум тәшкил итә, ә гомуми табыш 30 млрд сумга җитте», — дип хәбәр итте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Әхмәтов.
Радмир Беляев бу атнага планлаштырылган мөһим вакыйгаларны анонслады. Алар арасында төбәк телекомпанияләренең «Кама бризы» фестивале, шулай ук шәһәребез өчен мөһим вакыйга — НТР медиахолдингының 30 еллык туган көне.
«Бүген, мөгаен, массакүләм мәгълүмат чаралары булмаса, без ничек яшәр идек, дип күз алдына китерүе дә кыен. НТР — ул чыннан да нәтиҗәле эшли торган төп медиахолдинг. Безнең алга таба үсеш буенча зур планнарыбыз бар», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Түбән Камада яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек башланды инде. Шәһәрдә 8 шәһәр, 12 ишегалды шугалагы эшләячәк, «Нефтехимиклар» паркында яңа чыршы куелачак, ә үзәк чыршы Гаилә паркында эшләячәк. Аны ачу 19 декабрьгә планлаштырылган.
«Аннан соң чират буенча башка шәһәр чыршыларын ачу башланачак. 31 декабрьдә барлык түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын «Гаилә» паркындагы Үзәк чыршы янына җыелырга чакырабыз. 22 сәгатькә кадәр Яңа ел кичке программасы планлаштырыла, ул салют белән тәмамланачак. Мондый бәйрәм безнең шәһәрдә беренче тапкыр узачак. Яңа традициягә нигез салырга телибез, чөнки бу гаилә бәйрәме, ә Түбән Кама — ул бер зур гаилә», — дип ассызыклады мэр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев