Түбән Кама районы Беренче Идел буе Сабантуен оештыруда катнашачак
Ул Түбән Новгород шәһәрендә узачак.
Түбән Новгородта 9 июльдә Беренче Идел буе Сабантуе узачак. Аны Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Түбән Новгород һәм Түбән Кама районы хакимиятләре, Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештыра.
«Сабантуй — татарларның һәм башкортларның милли җырлары һәм биюләре, шаян конкурслары, спорт ярышлары, традицион аш-сулары белән ел саен үткәрелә торган халык бәйрәме», — дип яза оештыручылар.
Сабантуй Автозавод районының үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак. Тамаша сәгать 9.00дә башлана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев