Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы башлыгының 10 җәмәгать ярдәмчесе булдырылды

Ярдәмчеләр җәмәгать нигезендә эшләячәк.

Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинның җәмәгать нигезендә эшләячәк ун ярдәмчесе барлыкка килде.

Шәһәрнең элеккеге хәрби комиссары, Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый советы рәисе Фәрит Мингариев традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту белән шөгыльләнәчәк.

Алина Вәлиева инклюзия үсеше өчен җаваплы.

Марина Иванова сәламәт яшәү рәвеше һәм актив озын гомер мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчесе булды.

Яшьләр эшләре идарәсенең элеккеге башлыгы Айгөл Аитова шәһәрдә дог-френдли тирәлеген (йорт этләре һәм аларның хуҗалары өчен уңайлы мохит) үстерү белән шөгыльләнәчәк.

Уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләләре өчен архитектор, «Территорияләрне үстерү буенча Кама арты институты» генераль директоры Илдар Мирхазиянов җавап бирәчәк.

Юл инфраструктурасының иминлеген шәһәр Советы депутаты Рәис Шәехов күзәтәчәк.

Кадрлар ресурсын булдыруда ярдәмче итеп мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы директоры Айдар Фаретдинов билгеләнде.

Икътисадны үстерү өчен «Казан ярминкәсе» нең элеккеге директоры Лев Семенов җавап бирәчәк. 

Альфред Нигъмәтҗановка авыл территорияләре потенциалын үстерү беркетелә.

«Беренчеләр хәрәкәте» рәисе Роза Фәйрушина яшьләр сәясәте буенча башлыкның ярдәмчесе булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев