Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы авылында илкүләм проект буенча модульле ФАП ачылды

Бина кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган һәм кайнар су белән тәэмин ителгән.

Түбән Кама районының Колмакчы авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча модульле ФАП ачылды.

Фельдшер-акушерлык пункты 162 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Шуларның 82се — эшкә сәләтле кешеләр, 72се — пенсия яшендәге һәм 8е — балалар, дип хәбәр итә Түбән Каманың сәламәтлек саклау идарәсе.

ФАП бинасында фельдшерның кабул итү бүлмәсе һәм процедура-прививка кабинеты, кабул итүне көтү урыны, шулай ук санузел һәм киенү бүлмәсе бар. Бина кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган һәм кайнар су белән тәэмин ителгән.

Пациентларны кабул итү эш көннәрендә 8:00дән 15:00гә кадәр, шимбә көннәрендә 8:00дән 13:00гә кадәр алып барыла. Якшәмбе — ял көне.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев