Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама районы аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште

Бүген «Союз-Агро» җәмгыятенең «Кама буе» РПК аграрийлары күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра башлады.

Түбән Кама районында язгы кыр эшләре башланды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте.

«Язгы кыр эшләре башлану белән! Бүген Түбән Кама районының «Союз-Агро» җәмгыятенең «Кама буе» РПК аграрийлары күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра башлады», — дип яза җитәкче.

3 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе Түбән Кама районында кыр эшләренә әзерлекне тикшерде һәм югары бәя бирде. Барлык 3927 тонна орлык кондицион дип танылган. Эшләрдә 230 трактор катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев