Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре мохтаҗ гаиләләрне Яңа ел белән котлый

Беренчеләрдән булып алар Камалетдиновлар гаиләсен котлады.

Яңа ел могҗизалары кечкенә балалар булган һәр йортта булырга тиеш, дип билгеләп үтә Түбән Кама полиция хезмәткәрләре. Яңа ел акциясе кысаларында алар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә булдылар.

Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарын кигән полициянең участок уполномоченные һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор чираттагы тапкыр түбәнкамалыларны котларга ашыга.

Беренчеләрдән булып алар Камалетдиновлар гаиләсен котлады. Өч яшьлек Ясминә һәм аның энесе Эмиль әле шигырьләр сөйли белмиләр. Ләкин Кыш бабай белән Кар кызы биргән татлы бүләкләргә бик шатландылар.

«Бүген безгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Рәхмәт, көтелмәгән булды. Барысы да әйбәт, балалар бик шат», — диде Айсылу Камалетдинова.

Полиция хезмәткәрләре карамагында булган гаиләләр һәрвакыт хокук саклау органнары хезмәткәрләренең аерым контролендә. Яңа ел бәйрәмнәрендә алар 220 гаиләгә барырга һәм 100дән артык баланы котларга ниятлиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев