Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама пенсионеры МХО сугышчыларына 100 мең сум акча тапшырган

Нина Васильевнага хәзер 87 яшь.

Түбән Камада яшәүче Нина Гыйлметдинова җыеп барган 100 мең сум акчасын хәзерге вакытта МХО урынында булган хәрбиләргә ярдәмгә тапшырган.

Бу акчалар территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Лариса Орлова аша егетләргә кирәк-ярак сатып алуга юнәлдереләчәк.

Нина Гыйльметдинова сүзләренчә, махсус хәрби операция урынындагы хәрбиләргә күптәннән ярдәм итәргә теләсә дә, бу эшендә булышырлык кеше таба алмаган. 

«Барысы да ярдәм итә, мин дә менә кулымнан килгәнчә булышырга булдым», — ди Нина Гыйльметдинова.

Нина Васильевнага хәзер 87 яшь. Бөек Ватан сугышы вакытын начар хәтерләсә дә, ул елларның авыр булуын бик яхшы белә. 

Пенсионерка тапшырган 100 мең сум — нәкъ менә хәзер бик мөһим. Бүгенге көндә Лариса Орлова сугышчыларыбызга гуманитар йөк җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнә, шулай ук аларны контракт хезмәтенә җибәргәнче кирәк-ярак белән тәэмин итә. 6, 7 һәм 8 нче микрорайоннарның иҗтимагый үзәгенә көн саен әйберләр, ризык, кием һәм башка күп нәрсәләр китерәләр, шул исәптән акчалар да тапшыралар, картага күчерәләр. Бу акчалар шушы вакытта таләп ителгән иң мөһим әйберләрне сатып алуга тотыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев