Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты

Бу — ял итүчеләрнең өченче партиясе.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты. Советлар йортында җылы очрашу булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Үзең озаткан егетләр белән очрашу бик күңелле. Күпләрнең исемнәрен дә беләм», — диде Рамил Муллин. Очрашуга сигез кеше килде. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы аларга батырлыгы һәм патриотлыгы өчен рәхмәт белдерде.

Бу — ял итүчеләрнең өченче партиясе. Катнашучылар үзләренең булган хәлгә карашлары, авырлыклары, шулай ук гаиләләрнең аларны нинди җылылык белән каршы алулары турында сөйләде. 

Шулай ук хәрбиләр ярдәм күрсәткән барлык битараф булмаган түбәнкамалыларга рәхмәт белдерде. Очрашуда барлык борчыган сораулар турында да сөйләштеләр. Үтенечләрне Түбән Кама муниципаль районы башлыгы контрольгә алды. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.

«Иң мөһиме: яхшы кәеф. Бирешмәгез, без сезнең белән! Сезне Җиңү белән көтәбез!», — диде Рамил Муллин. "Шулай булачак!",- дип вәгъдә итте егетләр.

Искәртик, Түбән Камада гуманитар ярдәм кабул итү өчен 13 мобиль пункт ачылды. Шулай ук добро-нк.рф волонтерлар хәрәкәтенең рәсми сайты эшли. Монда ничек ярдәм күрсәтергә икәнен белергә мөмкин, шулай ук хәйрия иганәләре кертү мөмкинлеге дә бар.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев