Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры түбәнкамалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

«Барыгызга да — нык сәламәтлек, киләчәккә ышаныч, тынычлык, бәхет, мәхәббәт һәм иминлек!» - диелә котлауда.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин түбәнкамалыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Сезне барыбыз өчен дә әһәмиятле бәйрәм — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! 

Бүген без үзләрен хәрби хезмәткә багышлаган көчле һәм батыр кешеләргә, Ватаныбызның бәйсезлеген һәм милли мәнфәгатьләрен яклаган сугышчыларга һәм локаль конфликтлар ветераннарына, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган, халыкара террорчылыкка каршы көрәшкән, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызга хөрмәт күрсәтәбез.

Россиянең көче һәм бөек даны — армия һәм халыклар бердәмлеге. Без бергә! Бүген безнең һәрберебез — ул сугышчан постамы яки тыныч эш белән шөгыльләнәме — беренче чиратта, үз илен, үз кече ватанын, гаиләсен яклаучы. Һәркем үз урынында уртак эшне башкара һәм шуның белән җиңүне якынайта. Һәм без җиңәчәкбез!

Барыгызга да — нык сәламәтлек, киләчәккә ышаныч, тынычлык, бәхет, мәхәббәт һәм иминлек! Сугышчыларыбызга рухи көч, батырлык һәм өйләренә тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телим!» диелә котлауда.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев