Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры Татарстанның иң медианәтиҗәле җитәкчеләренең берсе булды

Татарстаннан йомгаклау медиарейтингына барлыгы 101 җитәкче керде.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин 2023 елның өченче кварталында Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында икенче урынны алды. Мондый мәгълүматны «ПромРейтинг» агентлыгы тәкъдим итте. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Медианәтиҗәлелекне тикшерү нәтиҗәләре буенча беренче урында Казан мэры Илсур Метшин, өченче урында Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липский тора.

Татарстаннан йомгаклау медиарейтингына барлыгы 101 җитәкче керде. Алар арасында министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Татарстан Республикасының шәһәр һәм район башлыклары бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев