Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры Татарстан җитәкчеләренең медиаэффективлык рейтингы бишлегенә керде

Мәгълүматлар «ПромРейтинг» сайтында урнаштырылган.

Рамил Муллин 2022 елның IV кварталы йомгаклары буенча Татарстан җитәкчеләренең медиаэффективлыгы рейтингында бишенче урынны алды.
Мәгълүматлар «ПромРейтинг» сайтында урнаштырылган.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгының рейтингтагы позициясенә уңай йогынты ясаган вакыйгалар арасында: автобус рейсларының һәм аларның шәһәр буенча йөрү вакытының артуы, «Гаилә» паркында шугалак барлыкка килүе, Яшь тамашачы театрының ачылуы, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары инфраструктурасының яхшыруы, Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә терапия корпусының капиталь төзекләндерү, шулай ук мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү.

Рейтингның алдынгы урынында — Казан мэры Илсур Метшин, икенче урынны Чаллы мэры Наил Мәһдиев, өченче урынны ТР прокуроры Илдус Нәфыйков алды, дүртенче урын Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановта.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев