Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры шәһәрнең 60 еллыгына планнары белән уртаклашты

Бу хакта шәһәр башлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Рамил Муллин Түбән Каманың 60 еллыгына планнары белән уртаклашты. Бу хакта шәһәр башлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

«Безнең хыялыбыз һәм максатыбыз — Түбән Каманы, аның 60 еллык юбилеена, неоиндустриаль, заманча, кызыклы, уңайлы мохиткә әйләндерү. Республика, районның сәнәгать предприятиеләре ярдәме бар, команданың бердәмлеге бар — ышанам, Сезнең белән бергә, кадерле түбәнкамалылар, барысы да килеп чыгачак!» — дип язган Рамил Муллин.

Хәзер Түбән Камада балалар поликлиникасы төзелә, химия-технология кластерын булдыру дәвам итә, аңа 35 нче лицей, 7 нче мәктәп һәм балалар экология-биология үзәге керәчәк. Моннан тыш, НХТИ корпусын реконструкцияләү ахырына якынлаша, җылылык челтәрләрен «Татэнерго» җәмгыятенә тапшыру башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев