Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мэры Рамил Муллин «Ак каен» мәчете төзелеше белән танышты

Мәчет шәһәрнең 35а микрорайонында урнашкан.

Түбән Кама мэры Рамил Муллин кичә «Ак каен» мәчете төзелеше белән танышты, дип хәбәр итә шәһәр администарциясенең матбугат хезмәте. 

Мәчет шәһәрнең 35а микрорайонында урнашкан. Ул 2019 ел ахырында төзелә башлады.

Мәчетне ачык төсләрдә төзергә планлаштыралар, фасады кирпечтән булачак. Биредә инде электр монтажлау эшләре тәмамланган, җылыту һәм вентиляция эшли башлаган. Белгечләр эчке бизәү белән шөгыльләнәләр. Ике катлы бина 400 дән артык кешене сыйдыра алачак. Мәчет тирәсендә территория төзекләндереләчәк.

«Визитның максаты — объектның бүген нинди стадиядә булуын карау. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки быел мәчет янында балалар поликлиникасы ачарга планлаштырабыз, хәзер ул да төзелә», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Мәчет төзелеше тулысынча иганә акчасына алып барыла. Барлык төп эшләрне быел тәмамлап, мәчетне киләсе елда тулысынча тапшыру планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев