Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама медицина көллиятендә күрмәүче абитуриентлар өчен мастер-класс узды

Монда Чаллы, Зәй һәм Бөгелмәдән начар күрүчеләр килгән.

Түбән Камада медицина көллияте базасында күрү сәләте начар булган кешеләр өчен Ачык ишекләр көне узды. 

Монда Чаллы, Зәй һәм Бөгелмәдән начар күрүчеләр килгән. Аларны уку процессы белән таныштырдылар, массаж ясаучы курсына керү мөмкинлеге турында сөйләделәр һәм хәтта мастер-класс үткәрделәр. 

Начар күрүчеләрне массаж ясарга Түбән Кама көллиятендә алты ел элек өйрәтә башлаганнар. Быел бирегә 12 кеше килә алачак. Барысы да бушлай укыячак. Чит шәһәр кешеләре өчен тулай торак бирелә. Уку процессы тулысынча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яраклаштырылган: махсус манекеннар, Брайль шрифты белән дәреслекләр бар, идәндә тактиль плиткалар урнаштырылган, алар укучыларга уку йортында иркен ориентлашырга мөмкинлек бирә. 

Дипломнарны 22 белгеч алган инде. Алар барысы да хәзер матурлык индустриясендә һәм медицина учреждениеләрендә уңышлы эшли. Күрмәүче массажчылар хәзер күп урында таләп ителә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев