Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мәктәпләрендә салкыннар аркасында дәресләр булмаска мөмкин

Педагогик коллективлар тулы составта эшли.

Урнашкан салкыннар аркасында Түбән Кама мәктәпләрендә дәресләр булмаска мөмкин.

Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, термометр күрсәткечләренә карамастан, барлык мәктәпләр һәм педагогик коллективлар тулы составта эшли.

«Әгәр сезнең балигъ булмаган балаларыгызны өйдә калдырырга кешегез булмаса, мәктәпләр аларны теләсә кайсы температурада кабул итәчәк. Бала белән педагоглар шөгыльләнәчәк һәм ул кайнар ризык белән тәэмин ителәчәк. Бала өйдә калган очракта, ата-аналар сыйныф җитәкчесен бу турыда кисәтергә тиеш», — дип язган Гарифуллин үзенең «ВКонтакте»дагы битендә.

Моңа кадәр без салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев