Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама мәктәпләрендә яңа профильле сыйныфлар барлыкка киләчәк

Якын арада сыйныфлар формалашачак һәм факультативлар форматында укыту башланачак.

«Промхимтех» алдынгы инженерлык мәктәбе, Түбән Кама химия-технология институты һәм мәктәпләр арасында өч яклы килешү имзаланды. Бу хакта район хакимиятенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Инициатива балаларны кечкенәдән үк сәнәгать предприятиеләрендә уңышлы карьерага әзерләүгә юнәлдерелгән. Программа кысаларында укучыларны «Промхимтех» лабораторияләре базасында профессионаллар укытачак. Бу яшьләр алдында зур мөмкинлекләр ачачак: конкурсларда, олимпиадаларда, профильле сменаларда катнашу, ә иң мөһиме — үз эшенең профессионаллары белән тәҗрибә.

Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин шәһәрнең мәгариф потенциалын үстерү өчен проектның әһәмиятлелеген әйтте.

«Балаларыбыз өчен иң яхшы шартлар булдырырга телибез. Монда өстәмә рәвештә укытучылар ярдәме дә бар: квалификация күтәрү курслары, стажировка. Педагоглар төрле яклап үсеш алганда, балаларыбыз яхшы нәтиҗәләр белән сөендерәчәк», — диде ул.

Якын арада сыйныфлар формалашачак һәм факультативлар форматында укыту башланачак.

Фото: https://tat. e-nkama. ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев