Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Кама контрактчылары яңа гына торгызылган хәрби округка хезмәт итәргә китәчәк

Алар Үзәк, Көньяк, шулай ук яңа гына торгызылган Ленинград хәрби округлары бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк.

Түбән Камада 2 июльдә сигез контрактчыдан торган команда хезмәт урынына китте.

Контракт буенча хәрби хезмәткәрләр Үзәк, Көньяк, шулай ук яңа гына торгызылган Ленинград хәрби округлары бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк.

Моннан тыш, түбәнкамалылар махсус хәрби операциядә катнашачак.

Традиция буенча аларны Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, руханилар, «Сугышчан туганлык» вәкилләре, шулай ук туганнары һәм якыннары озатырга килде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ленинград хәрби округы 1864 елда оештырылган һәм 2010 елга кадәр эшләгән. Россиянең барлык хәрби округларыннан иң аз санлы булу сәбәпле, ул вакытта РФ Президенты вазифасын биләүче Дмитрий Медведев аны Көнбатыш хәрби округына кертү турында Указга кул куя.

Әмма 2024 елның 1 мартыннан хәрби округларның яңа чикләре билгеләнде. Хәзер алар бишәү: Ленинград, Мәскәү, Көньяк, Үзәк һәм Көнчыгыш округлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев